top of page

Sagit aby - aidaman

-Сагит абыйсы, без синең белән инде күптәннән таныш һәм берничә тапкыр бергә "Сәләт" сменаларында булдык. Син һәрбер әйдаман өчен үрнәк. Сине эшләргә нәрсә илһамландыра? "Сәләт Батыр" нәрсә ул синең өчен?
=Мин сменага баруларны эш кебек санамыйм, шулай ук, һичбер әйбер илһамландырмый, миңа калса. "Батыр"мы? "Батыр" үзе "Сәләт" кебек бер зур уен, минемчә. Һәм һәр уенның үз кагыйдәләре бар. Мин дә аларны онытмаска тырышам.
-Узган елгы сменада, ялгышмасам, син гитарада уйнарга өйрәндең, бу елны нинди сюрпризлар көтәргә икән?
=Мм, былтыргы сменада уйнарга тырыша идем, әйе. Хәзер инде мин сәлкешләргә искиткеч бер уен алып килермен дип өметләнәм.
-Ого! Менә бу интрига! Түземсезлек белән көтәбез! Белгәнеңчә, "Сәләт"тә бик күп чаралар үтә: квестлар, чгк, квн... Ә менә синең "Сәләт"тәге идеаль көнең нинди, сөйләп кит әле?
=Минем көн камил рәвештә үтеп китәлмәс: перфекционист мин, дустым. Әммә дә ләкин, шундый көнем була калса, мин үземне үзгәргәнмен дип аңлыячакмын. 
-Син үзеңне чит кеше күзе белән күрсәң ничек сүрәтләр идең? Ничә яшь бирер идең үзеңә?
="Бу бик импульсив кеше" диер идем, әгәр дә якынрак аралашсам. "Ниндир оялчан егет бугай" диер идем, әгәр дә сәламләшеп кенә йөрсәм. Белмим, хе, күп уйланмасам, мин бу кешегә 18 генә бирер идем. 
-Сагит абыйсы, без синең белән сәлкеш буларак күп тапкыр "Сәләт" аланнарында булганыбыз бар бит, мин ул вакытларны сагынам, ә син? Әгәр дә сайларга мөмкинлек булса, син сәлкеш яки әйдаман булырга теләр идеңме?
=Әйе, мине дә сөякләремә кадәр настольгия ала кайвакыт. Абау, юк инде, сәлкеш булырга теләмим.
-Һәм инде соңгы сорау, нинди музыка сине илһамландыра? Сине сыйфатлый торган бер генә җырны сайларга туры килсә, кайсысы булыр иде?
=Музыка турында ачык итеп сөйләшә алмыйм мин: аны җаным белән генә тоя алам. Минем андый җыр яисә трек та юк бит. Ләкин менә бу әйберне тыңлап карагыз әле.
-Рәхмәт! Бик кызык һәм файдалы булды әңгәмәбез, канка! Иң шәп сменада очрашканга кадәр! (прим. төрекчә - якын дус)
=Ярый, хехех
Күрешербез әле, сменага инде күп калмады бит, кнк.

Lonely ManKid Koala
00:00
bottom of page