top of page

Ravil aby - aidaman




-Равиль абыйсы, сәлам! Үзең турында бераз сөйләп кит әле безгә?
=Сәлам-сәлам! Минем исемем Закиров Равиль Исламович, мина 18 яшь, тиздән 19 тула. Үзем Чирмешән районының Иске Кади авылыннан. Хәзерге вакытта Нефтехимия һәм Нефтепереработка колледжында укыйм һәм официант булып кичләрен акча эшлим.
-Шәп! Равиль абыйсы, ә эштән һәм укудан тыш нәрсә белән мавыгасың?
=Фото һәм видео белән шөгыльләнергә бик ошый миңа буш вакытым булганда!
-О, бик актуаль хобби икән синең!
Синең Сәләт аланнарында булганың бармы?
=Сәләттә сәлкеш буларак булганым юк, бу елны менә беренче тапкыр баруым! Ничек баруым диегез! Әйдаман буларак! Мин бик шат!
-Сәләткә суперсәләте булганнарны гына алалар бит, синеке нинди соң?
=Минем суперсәләтем ул - бөтен кешегә беренче күрүдә ошый алуым!
-Ә менә үз двойнигыңны очратсаң алай болай берзаман - аның белән дус була алыр идеңме?
=Үземнең двойнигым белән дус була алыр идем, әлбәттә! Шундый яхшы кеше белән дус булмыйча булмый бит инде!
-24 сәгатьтән иң яраткан вакытың нинди?
=Сәгать 6!
-Үзең спортсменга ошагансың, әллә берәр спорт белән шөгыльләнәсеңме? Ничә тапкыр отжимание ясый аласың?
=10 тапкыр аламдыр, могаен (көлә)!
Спорт дигәндә - дуслар белән футбол һәм волейбол уйнарга бик яратам, шул инде!
-Сиңа тормышта нинди батырлык җитми дип уйлыйсың?
=Бөтен кешегә дә тулаем ышанырга батырлык җитми кайчак.
-Синең күңел девизың нинди?
=Авыр вакытта бар көчеңне җыеп торып бас! Бер генә килми җиргә яз!
-Шәп, Равиль абыйсы! Әңгәмәбез өчен зур рәхмәт!
1944Jamala
00:00
bottom of page