top of page

Liliya apa - aidaman

-Лилия апасы, сәлам! Ничек хәлләрең бүген?

=Сәлам, Сагит абыйсы! Хәлләр шәп! 10 көннән "Сәләт Батыр" сменасы башлана бит! Зур түземсезлек белән көтәм!

-Ой, кара әле, чыннан да ун гыга көн калган бит. Белгәнеңчә, смена Биләр жирендә узачак.
Синдә бү яңалык нинди тәэсирләр уята? Бу сменадан нәрсәләр көтәсең?

=Бу, бер һисапсыз, бик көчле яңалык булды минем өчен! Смена ниндирәк булыр микән дип күз алдыма күп тапкыр китереп хыялланган идем инде. Миңа калса бу көннәр нык кызу һәм мәңге истә калырлык булачак!

-Миңа да калса шулай булыр, Лилия апасы. Белгәнемчә, бу синең беренче мәртәбә айдаман булып бару тәжрибәң. Сәләткә сине нәрсә алып килде?

=Әйе шул, дөрес, шуңа да күрә минем өчен бу дулкынландыргыч һәм мөһим вакыйга. "Сәләт" - ул дөньякүләм сәләтле кешеләрне туплаган һәм яңа ачышлар мөһите дип саныйм мин.

-Әйе шул, шундый гаилә атмосферасын кайда табарсын тагын, шулай бит? Лилия, ә менә тагын безгә син үзең ниндирәк кеше булганыңны, нәрсә белән кызыксынганыңны, сәләтләрең турында сөйләп таныштырып китче, зинһар?

=Ммм, мин беряктан үземне олы һәм төпле кеше итеп һис итәм, ә икенче яктан миндә балаларга тиң беркатлылык бар, әмма бу ике асылым гармониядә яши дип әйтә алам. Хоббиларыма кайтканда, рәсем ясарга яратам... Үземне бөек рәссәм димим, юк инде, әмма дусларым матур килеп чыга дип мактыйлар. Шулай ук квеллинг белән шөгыльләнәм һәм тәмле әйберләр пешерергә яратам, менә шулай.

-Ого, шәп икән! Тагын менә шундый соравым туды: без сменабызга инде ярты ел дәвамында әзерләнәбез ич, шуның белән бәйле син үзеңдә нинди дә булса үзгәрешләр күрдеңме, яңа әйберләр өйрәндеңме?

=Әлбәттә, шәһес буларак үсешемне сиздем һәм яңа осталыклар да таптып үземдә, кайберәүләре уку вакытында да кирәк булды. 

-Әйе шул, минемчә дә, ярты ел эчендә күп кенә яңа әйберләр өйрәнмичә вакыт үтә дә китә алмый. Ә менә "Батыр" сменасына бу ярты ел эчендә карашын үгәрдеме? Иң беренче атна һәм менә бу соңгы атна синең өчен ничек үтә?

=Хех, беренче килгәндә мин күбесен аңлап бетерми идем, дөресен әйткәндә. Күңелемдә ниндидер эйфория бар иде. Хәзер инде мин төгәл әйтә алам - бу смена яңа йолдызлар ягып, сәлкешләрнең йөрәкләрендә калсын өчен без бик зур эш эшләдек! Бик кызу булачак!

-Әйе-әйе, мин үзем дә бу ел яңа шәхесләр елы булыр дип уйлыйм. Рәхмәт шундый ачык һәм матур жавапларың өчен, Лилия апасы. Ә без синең белән әйдә яңа исемлекне ничек игълан итергә микән шуны уйлый башлыйк, эшебез бу араларда бик күбәйде әле. :)

=Сиңа рәхмәт, Сагит абыйсы! Әйе, дөрес әйтәсең шул, күңелем дә шулай тоя - бу исемлекне игълан итү бик үзенчәлекле килеп чыгарга тора ;)

All Fall DownOne Republic
00:00
bottom of page