top of page

Leysan apa - Ölken aidaman

- Хей, сәлам, Ләйсән апасы! Ничек хәлләрең?
= Сәлам-сәлам! Хәлләр әйбәт, тиздән смена башлана бит, үзең ничек?
- Мин дә шәп, рәхмәт! Сменага ничек әзерләнәсең? Быелгы сменадан нәрсә көтәргә?
= Сменага power bank алып куйдым - әзер дисәң дә була! Ә инде җитдирәк сөйләшсәк, без Галия апа белән бик шәп команда тупладык, кайсы берләре белән сез инде танышып өлгердегез. Бик чибәрләр, шулай бит? Әйдаман абый-апалар белән төрле кызык чараларга бай булган смена әзерлибез! Сәлкешләрне бик күп сюрпризлар көтә!
- О, без сюрпризларны бик яратабыз! Ләйсән апасы, ә син бит узен Батыр сәлкеше һәм әйдаманы идең, белгәнемчә, син үзең Кызыл Чишмәдән буласың. Синеңчә, бу жирнең, Батырның атмосферасы нинди? Батырны 3 сүз белән тәсвирлый аласыңмы?
= Әйе, син инде минем турында беркүпме беләсең икән! Батыр атмосферасын 3 сүз белән генә аңлатырга кыенрак инде, бу бик үзенчәлекле алан. Батырга килгәч, моны сез дә аңларсыз әле. Әмма сорау булгач - җавабы да булсын. Батыр - җылылык, дуслык, гаилә.
- Әйе, син Батырны чынлап та яратасың кебек! Ә сменадан тыш нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың?
= Батырымны яратмыйча булмый! Сменадан тыш минем төп эшем - ул уку. Хәзерге вакытта Казан Федераль университетының юридик факультетында белем алам. Ә инде укудан да тыш, кул эшләре белән шөгыльләнәм, кулинария белән кызыксынам (әйе, тәмлүшкәләр пешерергә яратам!).
- Синең "коронное блюдо" бар микән?
= "Коронное блюдо" дигәч, үземне бәрәр бөек пешекче итеп хис иттем! (көлә) Көзге бакча алмаларыннан шарлотка пешерергә бик яратам, тәмле дә килеп чыга кебек үзенә күрә. (елмая)
- Ого, бик кызык икән! Ләйсән апасы, ә музыка тыңларга яратасыңмы? Син берәр музыкаль инструмент булсаң, нәрсә булыр идең?
= Яратам, күп эшне музыка белән бергә башкарам, минем кебекләр сезнең арада да күптер. Музыкаль инструмент... Бик кызык сорау! Бәлки, скрипка булыр идем...
- Ләйсән апасы, әңгәмә өчен рәхмәт сиңа. Сиңа һәм командабызга уңышлар теләп калам ❤️
= Матур теләкләрең һәм кызык сорауларың өчен үзеңә дә рәхмәт! Сменада күрешербез! Сезне онытылмас җәй көтә, сәлкешләр❤️

PerfectEd Sheeran
00:00
bottom of page