top of page

Gulnaz apa - aidaman

-Сәлам, Гөлназ апасы, кәефең ничек?

=Сәлам-сәлам, Галия апасы, кәефләр шәәәп, тиздән «Сәләт Батыр 2018» сменасы башлана, ул уйдан тагын да шәбрәк булып китә!

-Воу, шундый сүзләрне ишеткәч минем дә кәефем шәбрәк булып китте. Әйе, сменабыз тиздән башлана. 
Мин синең белэн инде күп кенә ел таныш, ләкин сине «Сәләт» мөхитендә күргәнем юк иде әле. Синең Сәләттә булганың бармы? Булса, беренче әйдаманнарың исеңдәме?

=Сәләттә сәлкеш буларак «Раушан» аланында булганым бар, әмма ул күптән булган хәл инде :)
Беренче әйдаманнарым Тимур абый Сөләйманов һәм Айгөл апа Шәвәлиева иделәр, иң-иңнәре!
Бик бәхетле тәэсирләр калды минем ул вакытлардан!

-Шулай мени? Син шундый шәп әйдаманнарның сәлкеше булгансың икән! Синеңчә, әйдаман нинди кеше ул? Һәр кеше дә әйдаман була аламы?

=Әйдаман - ул минем өчен иң беренче чиратта җаваплы, иҗади һәм ачык йөрәкле кеше. Бу сыйфатларсыз портреты тулы булмас, могаен. Әгәр дә әйдаман булырга янып тора торган теләк һәм «Сәләт» мөхитенә зур мәхәббәт бар икән - һәр кеше дә үзен әйдаман булуга әзерли аладыр дип уйлыйм.

-Шундый тулы җавабын очен рәхмәт, апасы! Син үзең дэ бик сәләтле кеше бит, үз сәләтләрең, хоббиларың турында сөйләп китче!

=Иң илһамдандыручы шөгылем ул - татар халык биюләре! Мин балачактан ук сәхнәдә идем, хәзер дә бию минем тормышымда зур урын алып тора. Аннан тыш җырларга һәм чит ил телләрен өйрәнергә яратам. Хәзерге вакытта инглиз һәм испан телен беләм, киләчәктә тагын 2-3 тел өйрәнергә исабым бар. 

-Әйе, син «Сәләт Батыр 2018» аланында булырга чыннан да лаеклы! Менә шундый соравым туды: син идеаль көнеңне ничек күз алдына китерәсең?

= Мондый сорау биргәннәре юк иде әле миңа, бик кызык! Могаен, идеаль көн турында хыялланмаска сайлар идем мин. Һәр яшәгән көнемне дөрес, идеаль һәм бәхетле дип саныйм. Үз тормышымны бик яратам һәм алга таба да сюрпризларга урын калдырырга телим. 

-Үзеңне бәхетле хис итү бик мөһим, килешәм синең белән. 
Гөлназ апасы, хоббиларыңа кайтканда син үзем дә җырлыйм дидең, ә нинди музыканы тыңларга яратасың? Нигә?

=Минем плейлистта нинди генә музыка юк, ул минем кәефемнән битараф. Әмма күңелемне тынычландыручысы ул - татар халык көйләре. Безнең өйдә балачактан бирле татар көйләре яңгырый, ул минем бер өлешем сыман. 

-Ә менә рус/татар/чит ил эстрадасыннан хәзерге вакытта яшәүче берәр артист белән очрашырга мөмкинлек туры килсә, алар кемнәр булыр иде?

= Татар эстрадасыннан Илһам абый Шакировка моңлы җырлары өчен рәхмәт әйтәсем килә, рус эстрадасыннан Леонид Агутин белән танышыр идем, аның музыкаль иҗатын хөрмәт итәм мин.
Ә чит ил эстрадасыннан джаз җырчысы Diana Krall белән күрешәсем килер иде.

-Гөлназ апасы, син соус булсаң, кайсысы булыр идең?

=Мин сальса соусы булыр идем))

-Апасы, мин бүген сине әйбәтрәк белдем кебек, шундый кызык кеше икәнсең! Кем белә, смена вакытында тагын нинди сәләтләрең ачылып китәр!

= Рәхмәт, Галия апасы! Җәйге сменабызны инде түземсезлек белән көтеп калам! 

Татарча релакс көйГалия Бану
00:00
bottom of page