top of page

Galia apa - lady boss





-Башҗитәк белән әңгәмә чираты килеп җитте икән, димәк бик тиздән смена башлана )) Исәнме, Галия апа!
=Сәлам, Гөлназ апасы! Әйе, дөрес әйтәсең, 2 көннән башлыйбыз!
-Галия апа, бу әңгәмәне укучыларны үзең белән таныштырып китче?
=Мөгаен, инде күбегез минем белән таныштыр. Мин «Сәләт Батыр 2017» һәм «Сәләт Батыр 2018» сменаларының башҗитәкчесе һәм гомумән «Сәләт Батыр» аланының зур фанаты!
-Кыска гына әйткәндә «Батыр» синең өчен нәрсә ул?
=«Батыр» - ул гаилә, үзенчәлекле балалар, үз идеяларыңны тормышка ашыру мөмкинлеге һәм могҗиза!
-Ә «Сәләт»тәге юлың кайчан башланып китте, сөйләп китче бераз...
=11 ел элек беренче тапкыр «Раушан» аланына бардым, ә аннан соң тагын бик күп аланнарда булырга насыйп итте. Күбесенчә сменаларны мин сәлкеш буларак күрдем, бу миңа хәзерге башҗитәк эшемдә бик булыша! Ә инде «Батыр»га Айсылу апа Мирхафизхан чакыруы буенча килдем, шуннан бирле әйләнеп-бәйләнеп китте инде...)
-Башҗитәк булу - ул ничек? Нинди хисләр?
=Минем күңелемә бу бик тә хуш килә, чөнки «Батыр» минем өчен ул - гаилә һәм аңа үз юнәлешен табарга булышу, үсергә ярдәм итү үземә зур шатлык китерә дип әйтә алам.
-Син «Сәләт» мөхитендә бик актив, энергияң ташып тора! Ниләр дәртләндерә сине?
=Иң зур дәртем ул - белем алу, киң мәгънәдә яңа кырлар ачу: мин аралашырга яратам, яңа телләр өйрәнергә, китаплар укырга һәм бигрәк тә музыка тыңларга! Музыка - ул минем учагымны тотып торучы утын!
-Әйе шул, музыкасыз сине күз алдына китереп булмый да! Үзең музыка булсаң кайсысы булыр идең?
=Минем плейлистымда 1500 артык җыр һәм алар барысы да бик төрле... Кешеләр бит үзгәрүчән, мин дә аерылып тормыйм. Иң мөһиме, мин гадел музыка булыр идем.
-Галия апа, белгәнемчә син күп вакытыңны Төркиядә үткәрәсең. Анда да милләттәшләребез белән аралашу мөмкинлеге бармы?
=Әйе, Төркиядә минем төрле милләт дусларым бик күп, алар арасында татарлар да бар, әлбәттә. Алар анда минем өчен гаиләм сыман. Мин Татарстан студентлары өчен очрашулар һәм чаралар үткәрергә һәм төрек халкын үз гореф-гадәтләребез белән таныштырырга тырышам.
-Халкыбызны берләштерү өчен кайда булсаң да зур эш эшлисең икән! Командабыз исеменнән әйтим әле, без синең белән чиксез горурланабыз!
=Рәхмәт!
-Галия апа, бу елгы сменадан барыбызга да нәрсәләр көтергә?
=Әлбәттә үзгәрешләр бар: яңа база, балалар саны үзгәрде, команда тагын да көчлерәк җыелды - безнең үсешебез беренче көннән үк күренәчәк дип уйлыйм!
-Әңгәмәбезне тәмамлап, сәлкешләребезгә ниләр теләр идең?
=Балкырга вакыт җитте, «Сәләт Батыр» гаиләсе! 🔥
Heaven's only wishful MorMor
00:00
bottom of page