top of page

Bulat aby - aidaman





-Булат абыйсы, сәлам! Ниһаять синең белән әнгәмәбезгә дә чират җитте!
Үзең белән таныштырып китче сәлкешләребезне?
=Сәлам, сәлам, Гөлназ апасы!
Үзем Түбән Камада туганмын, әмма мин кечкенә булганда без Балык Бистәсе районың бер авылына күченгәнбез.
-Татар телең бигрәк саф һәм чиста синең!
=Мин бит татар авылыннан, ә анда гел диярлек татарча сөйләшәләр. Шуңа күрә дә инде татар телен яхшы белмәү мөмкин түгел, миңа калса.
-Хәзер инде Казанда укыйсыңмы?
=Әйе, бүгенге көндә бик тырышып кына КНИТУда белем алам. Вакыт булганда эштә дә эшлим әле.
-О, укырга да, эшләргә дә өлгерәсең икән, афәрин! Буш вакытың каламы соң? Ниләр белән шөгыльләнәсең?
=Хоббиларым күп минем, саный башласаң озакка китер. Әмма алар арасында иң-иңнәре: спорт белән шөгыльләнү, табигатьнең матурлыгын фотога төшерү, үз университетымның фан клубы белән Татарстан командалары өчен трибуналардан җан ату, шулай ук икенче ел жанглёрлау белән шөгыльләнәм.
-Менә сиңа мә! Никадәр төрлеяклы сәләтле икәнсең бит! «Сәләт» дигәндә, синең үзеңнең кайсы аланда булганың бар? Ниләр истә калды ул вакытлардан?
=Минем беренче аланым ул Сәләт Болгар иде. 2015 елда беренче тапкыр дустым белән бу аланга барырга уйладым. Әйдаманнарым Ришат абый Мустафин һәм Айсылу апа Хафизова иделәр. Кызганычка каршы, алар белән тыгыз элемтәдә түгел. Шуңа да карамастан, әйдаманнарым миндә сәләткә мәхәббәтне уята алдылар. Бу сменада иң истә калганы - беренче тапкыр форумда булу һәм андагы энергияга бай булган бик күп сәлкешләр белән танышу.
-Әйе шул, «Сәләт»тә танышмыйча мөмкин түгел!
Син спортны яратам дидең, хәзерге көннәрдә FIFA ярышлары бара бит, урам тулы җан атучылар. Син дә уеннарны карыйсыңдыр, могаен? Кем өчен җан атасың?
=Әлбәттә инде. Вакыт булганда уеннарның берсен дә калдырмаска тырышам. Россия өчен җан атам, үзебезнекеләр өчен җан атмый булмый инде. Аннан кала Англия җыелмасы уены ошый. Яраткан командаларым - Казанның Рубины һәм Манчестер Юнайтед. Соңгысы уеннары артыннан инде сигез елга якын күзәтәм.
-Ә менә әгәр дә сиңа бер күренекле спортсмен белән очрашып аралашырга мөмкинлек туры килсә, кем белән очрашыр идең?
=Оооооо... Бу бик шәп булыр иде. Мин үземнең футбол кумиры, Уэйн Руни, белән очрашыр идем. Әмма ничек мин аның белән аралашуымны белмим, чөнки инглиз телендә бик яхшы сөйләмим шул))
-Инглиз теленнән тыш башка үзең белән горурланыр сәбәпләрең бар бит синең! 5 иң-иңнәрен тезеп китче, абыйсы? ;)
=Анысы шулай шул. Ярый алайса, менә 5 сәбәп:
1. Мәктәптә һәм университетта яхшы билгеләргә генә укыдым һәм укыйм.
2. Һәрвакыт башлаган эшемне ахырына кадәр җиткерәмен.
3. Кешеләргә ачуымны озак сакламыйм.
4. Үземә йөкләнгән эш яки әйбер өчен җаваплылык хисе көчле.
5. Сәләт Батыр аланына шундый көчле состав белән барганыма бик тә горурланам.
-Булат абыйсы, «Сәләт Батыр» сменасы инде 4 көннән башлана бит!! Нинди хисләр?
=Дөресен генә әйткәндә, мин балалар белән очрашуны бик көтәм. Йөрәктә ниндидер әйтеп бетергесез хисләр.
=Смена алдыннан ниләр теләр идең үзләренә?
-Сәлкешләр, әйдәгез бу сменага үзебезнең барлык көчебезне куеп, мәңгегә онытылмаслык итергә тырышабыз. Чөнки бу елларны бүтән кире кайтарып булмас, ә куелган тырышлыкның һәрвакыт җимеше татлы һәм озакка истә калырлык.
=Тулысынча килешәм! Үзегезне күрсәтегез, оялып тормагыз, без - зур гаилә! Һәрберебезне яратабыз һәм ихтирам итәбез!
Булат абыйсы, әңгәмәбез өчен зур рәхмәт!
-Рәхмәт, Гөлназ апасы, күрешкәнгә кадәр!
Let You DownNF
00:00
bottom of page