top of page

Artur aby - aidaman

- Артур абыйсы, сәлам, синең белән уен уйнап алыйк әле? Мин сиңа бер сан әйтәм - ул сиңа ничә яшь икәне булыр. Бер-ике жөмлә итеп шул заманнар турында сөйләп китсәң, шәп булыр иде. Димәк, киттек - 15!
= Эхе, 15 яшь, бу минем 9-нчы сыйныфлар иде. Мин футбол, фильмнар, фоторедакция һәм видеомонтажны өйрәнү белән мәшгуль идем. Тагын бер әйбер, төрек телен бик ярата идем.
- Хәзер сиңа 18 санын бирәм. 
= Хмм, 18 яшемдә кызлар турында уйланып та тормый идем, миңа ЕГЭны әйбәт итеп тапшырасы бар иде бит. Яхшы Университетка керергә, яңа үрләргә омтыла идем.
- Соңгы саным 22. 
= *уйланып торганнан соң* Укуны дәвам итәргә яисә тормышмны алып барырга?! Магистр шәп инде болай, әмма үз-үзеңне аякка бастырырга вакыт. Бер елымны шул уйлануларга багышладым.
- Рәхмәт, абыйсы, бик кызык фикерләрең өчен. Әйдә алайса без синең белән сорауга күчик. Син үзеңнең студент вакытларың турында сөйләп китсәң иде безгә, Артур абый?
= Мин Истанбулда 4 ел инглиз теле укытучысына укыдым, халыкара мөнәсәбәтләрне укып бетерә алмадым, бөтен параларга йөри идем, төп белемемне 1-2 курста алдым. Студент тормышын башлаганнарга - күбрәк аралышырга тәкъдим итәм: киләчәктә бик кирәк булуын аңларсыз әле. Дуслар һәм иптәшләрсез була алмый олы тормыш.
- Син дуслар турында сөйләп китткәннән соң минем бер соравым өстәлде. Син яңа дусларны табасыңмы яисә яңа дуслар синеме?
= Минемчә, бу бер яктан гына башкарыла торган эш түгел. Син дә, ул да бер дулкында булырга тиеш. Нинди дә булса проектмы, уртак эшме, вакыт үткәрүләрме - бөтенесе сезне иптәш ясый.
- Җавапларың бик матур, абыйсы.
Ә минем тагын соравым бар. Син Сәләтне проект буларак ничек күрәсең, һәм Сәләт, сиңа калса, нәрсә ул?
= Сәләт проекты шәп һәм искиткеч бер әйбер, дустым! Иң элек, ул татар балалары өчен лагерь гына булса, хәзерге заманда ул бөтен Татарстаннан сәләтле һәм уңган балаларны җыя. Минемчә, бу проект, заманы җиткәч, бөтен Татарстанны алга алып барыр. Сәлләттәге атмсофера минем күңелемә бик якын: зур адымнарга мотивация булып тора.
- Шундый кызык фикерләрең өчен рәхмәт, абыйсы. Ә хәзер шундый сорау, синең өчен Батыр ниндирәк булыр дип күз алдына китерәсең?
= Кыскача әйткәндә, мин Батыр турында күр нәрсә белмим әлегә. Юк, палаткаларда яшиләр һәм юынырга авыр дип ишеткәнем бар иде. Ләкин мин әзер, яңа ачышлар ясармын һәм кешеләр очратырмын, яңача яшәп карармын дип уйлыйм. Болай үзем әзерләнеп тормыйм, балаларга әзерләнергә мөмкинлек бирәм, менә шундый мин ялкау. Ләкин иң мөһиме балаларның үсеше бит. (елмая)
- Хех, ярар, Артур абый, аңладык сине. Менә соңгы соравым сиңа. Син 15 яшеннән Сәләткә сәлкеш булып барсаң, тормышың хәзер ниндирәк булыр иде?
= Болай уйласаң, 15 яшьтән йөри башласам, чын Сәләт баласы булыр идем. Олыгайгач, Казаннан китмичә, Сәләттә эшләр идем, бәлки. Һәм тагын, "Балаларым булгач, Сәләткә йөртәчәкмен" - дип, сөйләп йөрер идем.
- Артур абыйсы, зур рәхмәт. Бу бик кызык интервью иде. Батырда сине шулай ук бер зур уч мотивация белән көтеп калам.

Hey PorscheNelly
00:00
bottom of page