top of page

Aigul apa - aidaman

-Безнең командабыздагы иң яшь әйдаман апабыз, Айгөл апасы, сәлам!
=Сәлам, Гөлназ апасы! Әйе, дөрес әйтәсең, миңа 18 яшь тулды һәм ниһаять «Сәләт»кә әйдаман булып бара алам!
-Ә сәлкеш буларак кайсы аланнарда булганың бар?
=Иң беренче тапкыр «Сәләт Раушан» аланында 2014 нче елда булдым, беренче әйдаманнарымны әле дә искә алам - Эльза апа һәм Роберт абый иделәр! Аннары 2016/2017 елларда «Сәләт Батыр»да булдым, «Сәләт»кә чын мәхәббәтем шушында уянып китте! 2017 елда Сагит абый һәм Айгел апа безгә күңелне тетрәндерүче бер шәмчек уздырдылар, мәңге онытмам ул мизгелләрне!
-Ооо, син «Сәләт»тә инде күптән икәнсең! Үзең турында да сөйләп таныштырып китче бераз...
=Хәзерге вакытта мин Яр Чаллы шәһәрендә яшим һәм укыйм. Профессия буенча инглиз теле һәм география укытучысы булачакмын. Укыту + балалар белән эшләү + инглиз теле + сәяхәт итү = тормышымның идеаль комбинациясе!
-Айгөл апасы, 5 причин любить Челны, төзеп кит әле.
=Яр Чаллыны бик яратам: 
  - беренчедән, бу инфраструктурасы яхшы җайланган шәһәр
  - икенчедән, шәһәр булса да, өй каршында ук урман, карьер, Кама елгасы урнашкан 
  - өченчедән, Набережные Челны дип юкка гына аталмый - адым саен набережная :)
  - бездә IT park бар!
  - Яр Чаллыга концертлар белән бик күп артистлар килә!
 -Чаллыга барып киләсе килде хәтта! Айгөл апа, ә китаплар укырга яратасыңмы?
=Әйеее, рәхәтләнеп ашыкмыйча гына уку бигрәк тә ошый миңа! Кыска әсәрләр һәм фантастика жанрына тартылам күбрәк. Иң истә калганы ул - Ренсон Риггзның «Дом странных детей» әсәре. Бик киңәш итәм!
- Шундый соравым туды: сине нәрсә илһамландыра?
=The Elephants төркеменең Friend җырын кабызсам - илһам ташып тора миннән! Аны тыңлагач гел иҗат итәсе килеп китә...
-Ә кешеләрдә нинди сыйфатны иң зур бәялисең?
=Һичшиксез, ул - эчкерсезлек һәм ачык йөрәкле булу!
-Ел вакыты булсаң, кайсысы булыр идең?
= Яз! Әйе, яз!
-Вконтакте челтәрендә яраткан паблигың?
=«Сәләт Батыр» һәм «Все для кондитера» (елмая)
- Үзең турында беркем дә белмәгән 5 факт сөйләп кит әле? 
=О, рәхәтләнеп сөйлим! Димәк:
   - бервакыт мин безнең фатирның балконында яшәдем (борчылмагыз, ул җылы идәнле һәм бүлмә кебек иде)
   - 11 нче класста апрель һәм май аенда мин мәктәпкә йөрмәдем - вакыт әрәм итмәс өчен ЕГЭга үзем өйдә әзерләндем
   - мин өч ел дәвамында үзем генә яшиячәкмен, әти-әнием Владивосток шәһәренә эшләргә киттеләр, әтием хәзер Япониядә хәтта!
   - без дустым белән мәктәптә укыганда, IT park уздырган конкурс тарафында «Транспорт сити» дигән проект уйлап таптык һәм җиңдек!
   - бишенче факт... барабанная дробь...минем чәчем алсу төстә! :)
- Менә сиңа мә! Бигрәк кызык кеше икәнсең син, Айгөл апасы! 
Инде әңгәмәбез ахырына килеп җитте, 2018 елда «Сәләт Батыр» аланына баручы сәлкешләргә нинди теләкләр әйтер идең?
=Дуслар! Бөтен алан белән бердәм булыгыз, аерылып йөрмәгез! Һәрбер чарада катнашыгыз, үзегезне күрсәтегез: «Батыр»да чын гаилә атмосферасы, сезгә һәрбер кеше ярдәм итәргә әзер! Актив булыгыз! Оялмагыз! Гомумән, һәр минуттан ләззәт алыгыз!
-Айгөл апа, әңгәмәбез өчен зур рәхмәт! Синең белән якынрак танышуыма бик шат идем!
=Сиңа да мине ачучы сорауларың өчен рәхмәт, Гөлназ апасы, сменада күрешкәнгә кадәр!

FriendThe Elephants
00:00
bottom of page