top of page

Aygel apa - aidaman

— Сәлам, Айгел апасы. Син бүген нинди бәйрәм икәнен беләсеңме? 
= Юк, кызганычка каршы белмим, гуглны да кулланнып тормадым. 
— Ярар, мин сиңа булышам алайса. Бүгенге бәйрәм "Нәрсә теләсәң шуны аша" дип атала, БАШ'та (США) ул һәр 11 май көнне үткәрелә. Һәм шунан этәрелеп минем соравым да килеп чыкты - интервью тәмлерәк булсын. Син бер рецепт булсаң, Айгел апа, ниндирәк булыр идең? 
= Ярааар. Бу рецепт 1998 елда уйланып табыла. Табылу еллары авыр булуына карамастан бу рецепт ашчыларын куандырып торган. Чөнки бу рецептның төп ингредиенты бер зур аш кашыгы тормышка позитив карау һәм оптимизм. Ничектер шулайрак, дустым. 
— Бик яхшы рецепт, апасы, һәм без аш-су эшләреннән алга таба китик. Мин ялгышмасам, син сәлкеш һәм әйдаман булып та Сәләттә булганың бар. Шуңа күрә, Батырга беренче тапкыр әйдәман булып килгәч, Сәләт сиңа нинди яңа яклардан ачылды? 
= Әйе, сәлкеш тә, әйдаман да булганым бар. Һәм шундый мөмкинлек булганга мин бик шат. Дөресен әйткәндә, авыррак сорау. Беләсеңме, һәр ел әйдаманнар Батырга ниндидер яңа, якты, искиткеч һәм шул ук вакыта өйдәгечә жылы әйбер өстәргә тырышалар. Аларның бу әйбер яхшы булып чыга, миңа калса: һәр ел Батырда мәзәкләр һәм заман трендлары үз урынында. Йә, шул ачыш турында, ул да булса, әйдаманнарның сменага әзерләнгәндә күпме көч куйганнарын һәм вакыт тотканнарын мине шаккаттырды. Тулысынча сменага әзерләнү бит бер атна яки бер ай гына түгел, иң кыскасы ярты ел барадыр. 
— Әйе шул, ләкин бу ярты ел бик тиз үтеп китә, минемчә. Кара әле, сиңа шундый соравым бар алайса. Батырдагы атмосфера хыялларга ирешергә булышамы, синеңчә? 
= Әлбәттә! Әйтмичә ярамый, мин һәр кеше бәхетле булырга хыяллана дип уйлыйм. Минемчә, бәхетнең бер күренеше - ул Батырга бару. Батыр бит ул, һәм Сәләт үзе дә, бер алан кебек, монда без үзебезнең хыялыбызга нинди адымнар туры китерә, ә кайсылары тоткарлавын практик яктан күрәбез. 
— Тулысынча синең белән риза, дустым. Сиңа тагын менә шундый сорау. Мәхәббәт нәрсә ул? Ярар инде, монысы шаярып кына. Ләкин мине бер әйбер кызыксындыра, хыялыңа ирүшегә хәтле синең яраткан шөгылең булырга тиеш бит. Әйдә синекеләре белән танышып китик. 
= Бик кызык сорауларга лаек икән мин. Беренчедән, мин КФУда юрфакта укыйм һәм монда керергә үзем теләдем, шуңа күрә бу миңа кызык, миңа монда ошый. Икенчедән, спорт белән дус, үзем дә шөгылләнәм, төрле-төрле матчларны һәм олимпиадаларны да карарга онытмыйм. Тагын мин күп укыйм, мөмкинлек булса, укырга утырам. Фотографиягә кызык сүрәтләр төшерү белән кызыксынам. Бу шөгылем минем тормышта күптән түгел - иң яше әле. Әйтеп китим әле, тагын мин көлергә һәм күңел ачарга яратам, син үзең дә беләсең инде моны. 
— О, матчалар карыйсың икән. Синеңчә кыз һәм ир-ат җанатарлар арасында аерма бармы? 
— Хехе. Җан аткан мизгелләрдә җанатарлар ничек үзләрен тотканы тулысынча кешенең үзеннән тора дип уйлыйм, кешенең милләте дә соңгы урында түгел. Ләкин күп кенә очракларда чын җанатарларны кыз һәм егеткә аерып булмый. 
= Хм, шулай икән. Айгел апасы, син китаплар турында сөйләгән идең. Шундый сорау барлыкка килде. Укыган китаплардан кайсы булса да синең дөнья карашларыңны үзгәрттеме? 
— Юк шул, андыйсын әлегә очратмадым. Ләкин көчле тәэсир иткәннәреннән "451 градус по Фаренгейту", "Человек, который смеется", "Повесть о настоящем человеке" әйтеп китәләм. Уйландыра торган һәм тирән фикерләргә бай алар. 
= Ышанам, апасы, берсен үзем дә укыдым. Китаплар ул бик кызык, ләкин аларны бит кеше яза. Шуңа күрә, кешеләрдә иң кыйммәтле һәм күренекле сыйфатлар синеңчә нинди? 
— Кешелеклек, ихласлык һәм бу кешенең башкаларга карата яхшы мөнәсәбәттә булу!

GO ONE MORE ( OST ГИМНАСТКИ)SUPERCHICK-MAKA
00:00
bottom of page